Файдалы ял

2012 елның 3 августы, җомга

Шушы көннәрдә “Ватан” хәрби-патриотик палата лагереның ел саен үткәрелә торган “Эзләү” профильле сменасы төгәлләнде.
Туган як музееның фәнни хезмәткәре Владислав Осянинның сүзләренә караганда, июль азагында республиканың 5 районыннан һәм шәһәреннән килгән 50 малай һәм кыз атна буена ял итү һәм укуның  бай программасын үзләштергәннәр. Бу программага саф әзерлеге, каршылыклар полосасын үтү, контроль-туристик маршрут һәм ориентлашу, Калашников автоматын сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, Бөек Ватан сугышы барган урыннарда эзләү эше буенча дәрес-лекцияләр, 1812 елгы Ватан сугышы тарихы буенча дәресләр, археологик казу урыннарына һәм Чистайга экскурсияләр,  сугыш тарихын белүгә “Брейн-ринг”, КВН, башка конкурслар һәм биремнәр кергән. Әлбәттә инде, учак янында гитарага кушылып җырлый-җырлый кич утыруларсыз да узмаган. Балаларның сүзләренә караганда, шундый актив ял аларның күңеленә хуш килгән, тик бер нәрсә генә ошамаган–смена бик тиз тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International