ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2012 ел
җомга

Бик тиздән җәяүлеләр һәм автомобильчеләр район үзәгенең кайбер урамнарында капиталь ремонттан соң юлларның сыйфатын күреп, «Алексеевскдорстрой» ААҖ белгечләре һәм эшчеләренә тиешле бәя бирә алачаклар.


1
август, 2012 ел
чәршәмбе
Ял көннәрендә үзебезнең район үзәгенә инде 10нчы тапкыр кыңгырау чыңы фестивалендә катнашу өчен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән чаң кагучылар җыелды. Фестиваль берничә бәйрәм–Русьны чукындыру көне һәм ТР Алексеевск районында беренче чиркәүне изгеләндерүнең 300 еллыгына туры килде.
Район үзәгендә “Эдем” ЧҖҖның “Оазис” сәүдә йортында урнашкан яңа пекарнясы продукциясен тәкъдир итү булып узды.
20 июльдә Чирмешән районы үзәгендә “Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм граҗданлык җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге” темасына зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

30
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Җәйге каникуллар башлану белән Урта Тигәнәле урта мәктәбендә “Кояшкай” мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде.Балаларның ялын һәм хезмәтен берләштергән юнәлеш турында җәйге лагерь начальнигы Алия Зәйнуллина сөйли:

25
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Якын арада республика башкаласының кайбер участоклары вакытлыча ябылачак.
28 һәм 29 июльдә район үзәгендә  “Алексеевск чаң тавышлары-2012”  кыңгыраулар чыңының Х, юбилей фестивале булачак.
Узган атнада районның берьюлы ике торак пунктында өй туйлары үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы аркасында аларның бала чактан инвалид  балалары үзләренең яңа өйләреннән ачкычлар алдылар.
Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Ефимова Анна Владимировна 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

20
июль, 2012 ел
җомга
1989 елдан башлап изге Болгар төбәгендә борынгы бабаларыбызның Ислам динен кабул итүгә багышланган җыены булып уза. Бу вакыйганы мөселман халкы ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Изге җиргә барган һәркемнең максаты – гасырлар дәвамында Ислам динен кабул итүдә зур йогынты ясаган Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләрен искә алу, шушы җирләрдә үлеп калган сәхабәләр рухына дога кылу, борынгы бабаларыбыз укыган мәчетләр нигезендә намазлар уку, кече манара янына барып вәгазьләр тыңлау, Аллаһка якынаю. Табигатьнең иң гүзәл бер җиренә урнашкан изге Болгар быел тагын да зуррак үзгәрешләр кичергән: «Болгар» музей-тыюлыгында борынгы башкаланы тергезү максатында саллы комплекс сафка баскан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International