Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Чаң тавышы кунакларны каршылый
2012 елның 25 июле, чәршәмбе
28 һәм 29 июльдә район үзәгендә “Алексеевск чаң тавышлары-2012” кыңгыраулар чыңының Х, юбилей фестивале булачак.
28 июльдә, шимбә көнне, район кешеләре, бәйрәмгә башка төбәкләрдән килгән чаң кагучылар һәм кунаклар изге кенәз Владимир истәлегенә багышланган чарада катнашырга чакырылалар. Бу көнне 8нче яртыда фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны теркәгәннән соң Воскресенск чиркәвендә митрополит Анастасий белән очрашу һәм дини Литургия–Архиерий гыйбадәте булачак, ул 10нчы яртыда иске чиркәүгә Хаҗ йөреше белән дәвам итәчәк. Кыска гыйбадәт һәм иске чиркәүнең 300 еллыгына багышланган Часовняны изгеләндерү 11нче яртыда Хаҗ йөреше кире кайту белән тәмамланачак.
Шуннан соң сәгать 11дә Чиркәү мәйданы сәхнәсендә кыңгырау чыңы фестивален ачу башланачак. Көн программасы халык иҗаты осталары эшләнмәләре күргәзмәсе белән дәвам итәчәк. “Осталар шәһәре” кунакларны көндезге 2гә кадәр кабул итәчәк. Ә 2дән 3кә кадәр биредә үк, Чиркәү мәйданында, Казан, Самара һәм Яр Чаллыдан килгән байкерлар үз чыгышларын күрсәтәчәкләр һәм 3тән 5нче яртыга кадәр чаң кагучылар өчен мастер-класс булачак.
Чиркәүдә кичке гыйбадәтне кылу (5тән 8нче яртыга кадәр) ачык күк астында сәгать 9да “Разговор по душам” исемле концерт белән тәмамланачак. Автор-башкаручы, композитор, шагыйрь, гитарачы-виртуоз, “Мәскәүнең “Если” төркеме лидеры Станислав Бартенев һәм Брест епархиясенең (Белоруссия) Драгичин шәһәре апостоллары Петр һәм Павел хөрмәтенә яшьләр теләктәшлеге төркеме әгъзасы Олег Седых үз җырларын башкарачаклар.
Фестивальнең икенче көне–29 июль программасы иртәнге 8дә Воскресенск чиркәвендә дини Литургиядән башланачак. Чаң кагучылар, үзешчән коллективлар һәм автор-башкаручыларның чыгышлары чиркәүдә сәгать 11дән кичке 6 га кадәр күрсәтеләчәк. Аннары Чиркәү мәйданында кичке 7дә Алексеевск мәдәният бүлеге һәм “Алексеевск чаң тавышлары” коллективлары, җырчы һәм композитор Василий Жданкин һәм аның кызы Анастасия, чаң кагучыларның Мәскәү мәктәбе җитәкчесе Илья Дроздихин, Зотовларның “Живая старина” гаилә җырчы ансамбле, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, фестивальләр лауреаты Ирина Леонова, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, иерий Илия Маташов (Изге Алексий мәхәлләсе), Камышинскидагы “Раздолье” сәнгать училищесы казаклары ансамбле, “Валда Вайме” (“Якты күңел”) эстрада-фольклор төркеме, “Живая вода” гөсләчеләр ансамбле, казак хоры һәм башкалар катнашында гала-концерт булачак. Җырлар һәм биюләр арасында Алексеевск, Почаев, Ростов, Камышинск, шулай ук Казан епархиясе, Ставрополь, Екатеринбург чаң тавышлары яңгыраячак.
Фестиваль Чиркәү мәйданында кичке 9нчы яртыда бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Кыйммәтле милекне артык түләмичә сатып алуның яңа ысулы
2024 елда Татарстан Республикасында ачылган банкротлар милкен сату буенча пилот проекты, «Банкротлар милке витринасы» (ВИБ) сервисы актив рәвештә киңәюен дәвам итә.
Алексеевскида 11 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава.
9
июнь, 2026 ел
Алексеевскида этләрне бушлай стерилизацияли башлаячаклар
Этләрне стерильләштерү күзәтүчесез хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк
Алексеевскида 10 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз