Юбиляр котлаулар кабул итте

2012 елның 25 июле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Ефимова Анна Владимировна 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков исеменнән открыткалар һәм бүләкләр тапшырып, ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина котлады.
Атап әйткәндә, Владимир Константинович  үзенең хатында Анна Владимировнага район хакына биргән күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтә һәм ихлас күңелдән нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек һәм бәхет тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International