Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Коррупциягә каршы сәясәт
2012 елның 1 августы, чәршәмбе
20 июльдә Чирмешән районы үзәгендә “Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм граҗданлык җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге” темасына зона семинар-киңәшмәсе булып узды.
Семинарга чакырылучылар арасында ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе, ТР юстиция министрлыгы, муниципаль властьлар вәкилләре, коррупциягә каршы район комиссияләре секретарьләре, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чистай һәм Чирмешән районнары газеталары баш мөхәррирләре, прокуратура һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча вәкилләре, шулай ук ТР җәмәгать палатасы әгъзалары һәм телгә алынган районнарның иҗтимагый советлары вәкилләре бар иде.
Киңәшмәне сәламләү сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Нурмөхәммәт Хәмидуллин ачты. Ул кыскача гына үз муниципалитетларында җәмгыятьнең яман бер күренешенә каршы тору мәсьәләләренә тукталды.
Аннары әлеге мәсьәлә буенча кыскача хисаплар белән район комиссиясе һәм җирле прокуратура вәкилләре чыгыш ясады. Алардан соң сүзне ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов алды. Ул тулаем республика буенча әлеге эшнең ничек баруы турында сөйләүче статистика китерде. Ярты елда Татарстанда дәүләт хакимияте, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнары хезмәте мәнфәгатьләренә каршы 610 җинаять ачыкланды. Ришвәт бирүнең 121 фактына, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалануның–127, хезмәт урынындагы вәкаләтләрне арттырып җибәрүнең–45, ялган документлар ясауның 311 очрагына чик куелды. Матди зыянның гомуми суммасы–100 миллион сумнан артык, законсыз акчалата бүләкләүләрнең гомуми суммасы 2 миллион сумнан артык тәшкил итте.
“Татмедиа”ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ленар Әхмәтовның чыгышы журналистлар өчен аерым кызыксыну тудырды. Слайдлар ярдәмендә ул үзе үткәргән мониторинг нәтиҗәләреннән чыгып, социаль-икътисадый үсеш буенча ТР Комитеты әзерләгән материалларны тәкъдим итте. Республикада коррупция өлкәсендәге тикшеренүләр ике секторга: гражданнардан һәм эшмәкәрләрдән сорашуга бүленде. Сораштырылганнарның күпчелегенең фикеренчә, коррупция ул–барыннан да элек ришвәт бирү һәм аннары гына–хезмәт урыныннан файдалану. Ленар Марс улы шулай ук, татарстанлылар фикеренчә, иң күп ришвәт алучы теге яки бу хезмәт вәкилләре буенча мәгълүматлар китерде.
Семинар-киңәшмәдә чараның модераторы булып ТР җәмәгать палатасы комиссиясе рәисе,”Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук чыгыш ясады, шулай ук ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, 6 нчы Чирмешән башлангыч оешмасы секретаре, коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе секретаре Марат Әһлиуллин һәм район прокуроры урынбасары Юрий Иванов сүз алды. Аларның барысы да массакүләм мәгълүмат чараларын ришвәтчелеккә каршы көрәштә тагын да киңрәк файдалану һәм хәбәрдарлыкны көчәйтү кирәклеген билгеләделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Кыйммәтле милекне артык түләмичә сатып алуның яңа ысулы
2024 елда Татарстан Республикасында ачылган банкротлар милкен сату буенча пилот проекты, «Банкротлар милке витринасы» (ВИБ) сервисы актив рәвештә киңәюен дәвам итә.
Алексеевскида 11 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава.
9
июнь, 2026 ел
Алексеевскида этләрне бушлай стерилизацияли башлаячаклар
Этләрне стерильләштерү күзәтүчесез хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк
Алексеевскида 10 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз