Урып-җыю экваторы

2012 елның 3 августы, җомга

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов календарь ае дәвамында безнең районга өченче тапкыр килде. Бу юлы ул авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнеп узды һәм хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән Ромодан авылыннан ерак түгел бер җирдә киңәшмә үткәрде.

Президентны һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Владимир Козонков озатып йөрде. Ул кыскача гына урып-җыюның барышы турында сөйләде. Киңәшмә вакытында район урып-җыюның экваторына якынлашкан иде инде. “Иң зур уңышлылык “Родина” колхозында–26-28 центнер. Барлыгы 100 мең тонна ашлык алырга исәп тотабыз”,–дип хәбәр итте Владимир Константинович.
Марат Әхмәтов җитәкчеләрнең игътибарын кадрлар әзерләү мәсьәләләренә юнәлдерде. Булачак мәктәпне тәмам-лаучылар белән җитәрлек эшләмәүне билгеләп үтте. Чөнки максатлы юлламадан башка яшь белгечләргә соңыннан бик күп льготалар (шул исәптән авылда торак төзүгә дә) бирелә. “Без әлеге кешеләрне аграр һәм ветеринария вузларына җибәрергә әзербез”,–дип раслады Президент.
Гаилә фермаларына килү-китү юллары, шоссе юллар аша чыгулар, бөртекле ашлыкка сатып алу бәяләре, басуларны сугарып үстерү–киңәшмәдә катнашучылар республика җитәкчеләре белән шул темалар турында фикер алыштылар. Фермер Илшат Гомәров үзе җитештерә торган продукция белән таныштырды.
Аннары район башлыгы Ромодан клубында төзү эшләренең барышын карарга тәкъдим итте, аны төзүчеләр бу елның августында тапшырачаклар. Президент эш темплары һәм сыйфатыннан канәгать калды, авыл кешеләренең булачак буш вакытларын үткәрү урынының мөмкинлекләрен киңәйтү буенча берничә тәкъдим кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International