Ун якташыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Өченче яшь” IV Республика пенсионерлар спартакиадасында катнашты.
Шәхси-команда ярышлары спортның 9 төре буенча үткәрелде: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, шахмат, дартс, катнаш эстафета һәм бөтен кеше өчен гимнастика.