Шатлык, күз яшьләре, сагыш

2014 елның 24 мае, шимбә

1нче Алексеевск урта мәктәбе директоры Елена Белова да үзенең мәктәпне тәмамлаучыларына юл теләкләре теләгәндә дулкынланудан күз яшьләрен тыеп кала алмады:

      Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Бу бик тә тантаналы, дулкынландыргыч һәм моңсу көн. Бүген сез мәктәпне тәмамлыйсыз, һөнәр сайлау алдында торасыз. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз. Яшьлегегез белән безне дә яшәртәсез. Сезнең белән җиңел һәм аралашуы күңелле, сезнең белән очрашасы килеп тора. Без сезнең белән горурланабыз һәм уңышларыгызга сөенәбез. Бөтен коллектив белән тормыш юлыннан кыю атлавыгызны һәм сезгә бары тик яхшы кешеләр генә очравын телибез. Без хушлашмыйбыз, ә саубуллашабыз гына.

      Бәйрәм линейкасында шулай ук укучыларга социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының район советы рәисе Валентина Осянина мөрәҗәгать итте. Ата-аналар исеменнән Рафик Хәмзин чыгыш ясады. Укучыларны бәйрәм белән котларга бистә мэры Александр Харитонов һәм балалар-яшьләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров та килгән иде.

      Унберенче сыйныф укучыларын аларның беренче укытучылары Ольга Таҗиева белән Людмила Никитина да сәламләде. Чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Людмила Трифонова да читтә калмады, ул укучыларына барлык имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм хыялларына ышанычлы төстә баруларын теләде. Үз чиратларында мәктәпне тәмамлаучылар исеменнән Ирина  Чурина белән Алена  Степанова    мәктәпнең барлык педагогларына рәхмәт әйттеләр:

  Безгә аң-белем биргәнегез өчен сезгә рәхмәт әйтәбез. Без сезне яратабыз, үзегез һәм дәресләрегез турында  иң якты һәм җылы хатирәләрне гомер буе саклаячакбыз, – дип педагогларга мөрәҗәгать итте Алена.

      Сезнең барыгызга да эшегездә уңышлар, иминлек, бәхет телибез. Шундый ук яхшы күңелле, кеше хәлен аңлаучан һәм ягымлы кешеләр булып калыгыз, – диде Ирина.

Укуда, җәмәгать һәм спорт тормышларында үзләрен күрсәткән иң яхшы укучылар Рәхмәт хатлары алдылар. Педагоглар да читтә калмадылар.

Традицион мәктәп вальсыннан соң унберенче  сыйныф укучысы Булат Хәмзин беренче сыйныф укучысы Арина Шакирова белән быел  соңгы кыңгырауны чыңлаттылар, шуннан соң бала-чага, җәйгә планнарын тикшерү өчен, чыр-чу килеп сыйныф бүлмәләренә таралышты. Әлбәттә, планнары һәркайсының төрле иде, ләкин бүген алар барысы да моңсу булып күренделәр.

Мәсәлән, 4нче сыйныфны тәмамлаучы Вика Рузанова каникулларны түземсезләнеп көтә, ләкин беренче укытучысын сагыначагын әйтә:

      Нина Анатольевна (Скалова) – бик яхшы укытучы, ләкин вакыт-вакыт кырыс та була белә. Миңа бигрәк тә аның әйләнә-тирә дөнья, рус теле, математика, технология һәм рәсем дәресләрен ничек алып баруы ошады. Җәй көне дусларым белән урамда уйнаячакмын, Войкинога әбиемә  кунакка барачакмын, анда кызлар белән елгада коеначакбыз.

Бу көнне тугызынчы сыйныф укучысы Татьяна Пирожкова каршылыклы хисләр кичерде:

 – Бүген иртәдән үк мине бер үк вакытта шатлык һәм сагыш хисләре биләп алды. Шатлыгым шуның өчен, тормышымда мине зур үзгәрешләр көтә: Казан яки Яр Чаллы шәһәрләренең нинди дә булса техникумына укырга керәчәкмен. Ә икенче яктан сагыш хисе, чөнки мәктәп, сыйныфташларым, укытучыларым белән хушлашам, мин аларны бик тә сагыначакмын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International