ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – юл–транспорт травматизмын булдырмау. Шул максатта җирле ЮХИДИ бүлеге инспекторлары “Игътибар – балалар!” исемле чираттагы акцияне үткәрәләр.
Бистәнең беренче мәктәбендә 2001-2002 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча Алексеевск районы балалар һәм яшүсмерләр Беренчелеге ачылды. Турнирда алты команда – Яр Чаллы, Кама Аланы, Кукмара, Аксубай, Балтач һәм Алексеевск командалары катнашты.
“Балалар илнең рәсемен ясый”  VIII Республика конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы шимбә көнне, 31 майда, “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә булды. Алексеевск районының  Шәмә урта мәктәбе укучысы Диана Мазеева бронза медаль алды.

31
май, 2014 ел
шимбә
Родина” колхозы базасында  район башлыгы Владимир Козонков катнашында хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарының күчмә семинар-киңәшмәсе булды.

Биләр урта мәктәбенең  8А сыйныф укучылары авыл кешесе, I төркем инвалид Любовь Зиновьеваны шефлыкка алдылар. Сергей Мясников, Андрей Чилимов һәм Виктор Тартан  пенсионер әбинең өй янын тәртипкә китерделәр. Ангелина Ферафонтова, Татьяна Григорьева һәм Ольга Загрядская сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Зарипова җитәкчелегендә суган, кишер, иртә кәбестә утырттылар, ә Александр Кириллов, Никита Әхмәдиев һәм Дмитрий Морозов чәчәк түтәлләре казыдылар.

Без гомумхалык Сабантуй бәйрәменә багышланган  мәкаләләр бирүне дәвам иттерәбез. Бу санда ат чабышларында катнашучыларның аңа ничек әзерләнүләре турында сөйләячәкбез.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр итә: хәзер Татарстан халкы  үз җирләренең кадастр  бәясен чын вакыт режимында өеннән чыкмыйча да белә ала. Моны ведомствоның to16.rosreestr.ru сайтында «Электрон хезмәтләр бүлегендә» (On-line» режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат) эшләргә була.

1нче спорт комплексында Татарстан Республикасы  волейбол Федерациясе Президенты Кубогына Татарстан Республикасы эре промышленность предприятиеләре һәм авыл районнары арасында волейбол ярышлары булып узды.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хәзер районда Сабантуйга әзерләнү тулы көчкә бара. Теләсә кайсы бәйрәмнең иң киеренке мизгеле һәрвакыт көрәш булды. Без узган елгы Сабантуйның абсолют батыры Равил Әхмәтшин белән әңгәмә корып алдык.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
28 майда Балаларны яклау көне алдыннан аграр колледжда студентларның яшьләр җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашуы булды. Активистлар җыелучыларны бәйрәмнең тарихы һәм баланың төп хокуклары белән таныштырдылар, шулай ук тамашачылар белән тематик викторина үткәрелде, анда актив катнашучыларга истәлекле призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International