ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
Июнь азагында Мамадышта Каманың бик матур бер җирендә авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең башында торырга ризалык бирде. Тулырак – «Атна вакыйгалары»нда.

Татарстанда 64 мең гектардан артык файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре булуы ачыкланды
Күчемсез милек объектларына милекче хокукларын теркәү сроклары күбесенчә кадастр инженерының профессионализмына бәйле, аның турыдан-туры вазыйфаларына Кадастр палатасына бирелә торган  межа планын әзерләү керә.
Июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үзгәрәчәк.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Узган пәнҗешәмбедә алексеевскилылар кемнең дә булса гомерен саклап калу өчен үзләренең каннарын тапшырдылар. Кан алу өчен бистәбезгә  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге күчмә бригадасы килде. Акциядә мин дә икенче  катнаштым.
Гайдар урамында  яңа балалар бакчасы исеме өчен тавыш бирү төгәлләнде, аны яңа уку елы башында ачу планлаштырыла.
Лебединода Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг булды.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе

“Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм референдумда катнашу хокуклары турында”гы 12.06.2002 ел,   67-ФЗ санлы  Федераль законның 27 маддәсе, “Татарстан Республикасы референдумы турында”гы 09.08.2003 ел, 33-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законының 56нчы маддәләре, “Җирле референдум турында”гы 24.03.2004 ел, 23-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законының 59нчы маддәләре буенча, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү йомгаклары турында беркетмәләренең  беренче  данәсе мәгълүматлары нигезендә Алексеевск муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе Зур Тигәнәле, Войкино, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Урманасты Шунталысы, Родники авыл җирлекләрендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум булды һәм аны гамәлгә яраклы дип таныды.

 


28
июнь, 2014 ел
шимбә
26 июньдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге чакыруы буенча  бистәбезгә воркаут буенча мастерлар килде. Алар балалар һәм яшүсмерләр өчен күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар үткәрделәр. Чарада барлыгы 100гә якын кеше катнашты, балалар тамашадан бик канәгать калдылар. Күрсәтмә чыгыштан соң ярышлар үткәрелде, спортчылар элементларның дөрес башкарылуын күрсәттеләр, кайбер сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International