ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2014 ел
җомга
Автосөючеләр иминиятләштерү өчен артык түләргә тиеш түгел, дип аңлата Алексеевск районының прокурор ярдәмчесе Алексей Панишев.
 Җәйге каникулларның беренче аенда район үзәгенең йөзү бассейнына һәм спорт комплексына 200дән артык укучы килде.


Алексеевск мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, 27 июньнән 28енә каршы төндә мөселманнарның изге Рамазан ае уразасы башлана, ул 28 июльдә тәмамланачак.
Без газетаны сезнең өчен ясыйбыз! Җомга һәм дүшәмбе – шушы ике көндә безнең газетага язылырга мөмкин әле. Элеккечә үк  район һәм үзегезнең тормыш яңалыклары белән өегезгә атнага ике мәртәбә киләчәкбез. Язылырга өлгерәсез әле: сезнең  ике көн вакытыгыз бар!

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
География укытучыларының  “Осталык дәресләре” һөнәри  осталыгы муниципаль конкурсына йомгак ясалды.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген һәм иртәгә иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр хокукый ярдәм күрсәтү һәм хәрби хезмәткә алганда егетләрнең хокукларын яклау өчен “кайнар линия” телефоны эшләячәк.
2014 елның 27 июнендә  “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән чираттагы Россия халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне  кысаларында хакимият бинасында (Совет мәйданы, 1нче йорт) Алексеевск районы  нотариусы, адвокаты һәм прокуроры  кабул итәчәк.
Кан алу Алексеевск үзәк район хастаханәсе территориясендә, сәгать 9дан республика кан әзерләү станциясенең мобиль комплексында үтәчәк.

29 июньдә «Кама» кинотеатрында  иртәнге 10да Алексеевск районы аучылар һәм балыкчылар җирле җәмәгать оешмасы  әгъзаларының чираттагы җыелышы булачак.

“Алексеевск муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары төзү турында”гы 2013 ел, 17 гыйнвар, 12 санлы башкарма комитет җитәкчесе карарына үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International