Изге Рамазан ае башлана

2014 елның 27 июне, җомга
Рамазан аенда ураза тоту – һәр мөселманның төп бурычларының берсе. Уразада көн буе ашау-эчүдән, тәмәке тартудан, төрле күңел ачулардан тыелып торырга, көндезләрен үзеңне эшкә, догалар, изге Коръән укуга, изге гамәлләр кылуга багышларга кирәк. Көндәлек биш вакыт намаздан соң кич белән өстәмә тәравих намазын укырга. Уразадан авырулар, балалар, сәфәрдә булучылар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар азат ителә. Аларга уразаны соңыннан тотарга мөмкин. Мескеннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү – Рамазанның төп кагыйдәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International