Алексеевск районында воркаут буенча мастер-класс

2014 елның 28 июне, шимбә


26 июньдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге чакыруы буенча  бистәбезгә воркаут буенча мастерлар килде. Алар балалар һәм яшүсмерләр өчен күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар үткәрделәр. Чарада барлыгы 100гә якын кеше катнашты, балалар тамашадан бик канәгать калдылар. Күрсәтмә чыгыштан соң ярышлар үткәрелде, спортчылар элементларның дөрес башкарылуын күрсәттеләр, кайбер сорауларга җаваплар бирделәр.

Әлбәттә инде, бөтен эшчәнлекләренең нигезен – яшәү рәвешләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International