Сәгать 10нчы ярты. Кан алу күчмә станциясе янына кырыклап кеше җыелган. Беренче тапкыр кан тапшыручылар да, чираттагы тапкыр тапшыручылар да бар. Безнең районда Донор көнен үткәрү традициягә әйләнде. Республика кан үзәге бригадасы үтә дә кирәкле компонентны җыюга багышланган мондый чараларны елына бер тапкыр үткәрә. Кагыйдә буларак, битараф булмаган кешеләр елдан-ел күбәя бара.
Мәсәлән, слесарь булып эшләүче Сергей Куприянов ничә тапкыр катнашканын хәтерләми дә инде. Кемгә дә булса ярдәм итү өчен Донор көнендә хастаханәгә килдем, ди ул.
– Анык кына кемгә икәнен белмим, – ди Сергей Владимирович, – ләкин аның авыр хәлгә тарыган кеше икәнлеген күз алдына китерәм. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә сәламәтлегемнән аермаса, мохтаҗларга канымны, һичшиксез, бирәчәкмен.
– Кан тапшыру процедурасы катлаулы түгел. Бары тик теркәлергә генә кирәк. Сүз уңаеннан әйткәндә, әгәр сез инде донор булсагыз, фамилиягез һәм сезнең турыда мәгълүмат базада бар инде. Хәзер сәламәтлеккә кагылышлы берничә гап-гади сорауга җавап бирәсе, аннары процедураның үзенә керешәсе генә кала. Донорлар үзләренең 350 яки 450 грамм каннары белән аерылышкан арада Республика үзәгенең күчмә бригадасы җитәкчесе Марат Шакиров белән сөйләшәм.
– Мин бүген Донор көненең ничек узуыннан канәгать, – ди ул. – Алексеевск районыннан үз каннарын авыру кешеләрне дәвалау өчен бирергә теләүче 60тан артык кеше килер, дип ниятләп торабыз. Кан бирү – бушлай процедура, ләкин донорга тапшырган канын тиз арада җыю өчен яхшы тукланырга кирәк, ә моның өчен компенсация түләнә. Мәсәлән, әгәр кеше календарь ел буена канын беренче тапкыр тапшырса, аңа 300 сум бирелә. Кабат тапшырганда нинди дозага һәм нинди резуска керүенә карап, компенсация 500 сумнан 700 сумга кадәр тәшкил итә. Моннан тыш, кан тапшырган өчен закон буенча донорларга тапшыру көненнән алып ел буена ике түләүле көн бирелә.
– Кан тапшыру, – диләр табиблар, – ярты гына эш әле. Авыру кешегә барып җиткәнче кан белән күп кенә манипуляцияләр үткәрәләр. Тәүлек эчендә инфекцияләр барлыгын тикшерәләр. Бу вакытта аның билгеле бер күләме аерып алына. Табиблар телендә бу брак дип атала. Җыелган бөтен канның кимендә 3 процентын бракка чыгаралар. Ләкин, тегеләйме-болаймы, кан тапшыру – кеше гомерен саклау калу ул. Моны һәркем аңларга тиеш.
Венера Коновалова, канны күңел кушуы буенча тапшырырга кирәк, ул бит кемнеңдер гомерен саклап калачак яки терелергә булышачак, ди.
– Эш, әлбәттә, акчада түгел, – ди Венера Мөдәррис кызы, – ләкин донорлар күбрәк булсын өчен кешеләрдә стимул булырга тиеш. Әниемнең күп еллар рәттән үз канын тапшырып, илдә үзгәртеп корулар башланганчы ук “СССРның мактаулы доноры” исемен алганын хәтерлим. Үз канымны ел саен тапшырачакмын, бәлки, кемгәдер минем каным ашыгыч төстә кирәк булыр.
Донор көне төшкә таба уңышлы төгәлләнде. Якынча исәпләүләр буенча кан алу пунктына 60ка якын район кешесе килде.