Балалар бакчасы исемле булды

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Битараф булмаган алексеевскилылар я тәкъдим ителгән вариантны, я үзләре уйлап чыгарган исемнәрне яклап тавыш бирделәр. Тавыш бирү нәтиҗәләре менә мондый:  “Көнбагыш” (“Подсолнух”) исеме өчен – 5 кеше, “Бал корты” (“Пчелка”) өчен – 5,  “Төремкәй” (“Теремок”) өчен - 3, “Росток” өчен – 2, “Салават күпере” (“Радуга”) өчен – 2, “Елмаю” (“Улыбка”) өчен – 1,  “Непоседа” өчен – 1, “Өмет” (“Надежда”) өчен – 1, “Сипкелләр” (“Веснушки”) өчен – 1, “Карлыгач” (“Ласточка”) өчен – 1,  “Мозаика” өчен – 1, “Лунтик” өчен - 1, “Йолдызчык” (“Звездочка”) өчен – 1, “Миләшкәй” (“Рябинушка”) өчен – 1, “Лучик” өчен – 1, “Простор” өчен – 1, “Чишмәкәй” (“Родничок”) өчен – 1,  “Үсеш академиясе” (“Академия развития”) өчен  – 1, “Просторное детство” өчен – 1, “Светлячок” өчен – 1, “Аистенок” өчен – 1, “Ал чәчәк” (“Аленький цветочек” өчен – 1, “Алан” (“Полянка) өчен – 1, “Вишенка” өчен – 1, “Кораблик” өчен дә 1 кеше  тавыш бирде.

Район мәгариф бүлеге Советы карары белән яңа балалар бакчасына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының “Баланы үстерү үзәге – 6нчы “Пчелка” балалар бакчасы муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International