ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
26 сентябрьдә “Россия юристлар ассоциациясе”  Гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән чираттагы Россия халкына Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында  район Советы бинасында  (Совет мәйданы, 1нче йорт) халыкны Алексеевск районы нотариусы, адвокаты, прокуроры кабул итәчәк.
“Яр Чаллы – Россия бизнес-белем бирү үзәге” шәһәр проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәре инвестицияләрен җәлеп итү агентлыгы Кама Кластер үсеше үзәге һәм Яр Чаллы башкарма комитеты ярдәмендә Алексеевск районының предприятие, оешма җитәкчеләрен, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын  Радмило Рукичның “ТОПлар өчен сату” бизнес-тренингында катнашырга чакыра, ул 2014  елның  8 октябрендә иртәнге 10нан кичке 6га кадәр “Татарстан” бизнес-отелендә булачак.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Менә инде өченче ел рәттән ветераннар арасында республика үзешчән башкаручылар фестивале төп Алексеевск сәхнәсендә булып узды. Сигез район: Алексеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Аксубай, Спас, Нурлат, Чистай һәм Әлки районнары анда үзләренең иң талантлы өлкән буын вәкилләрен тәкъдим иттеләр.
27 сентябрьдә салым хезмәте физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә.
2014 елның 21-24 октябрендә Мәскәү шәһәрендә (Россия Федерациясе) XVIII Халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсе булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 18 сентябрьдә, районыбызга Татарстан ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов килде.
20 сентябрьдә, шимбә көнне, район предприятиеләре һәм оешмалары арасында VI Спартакиада кысаларында “Татарстан кроссы- 2014” ярышы узачак.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сайлау көнендә күңелле вакыйга булды –  Кыркүлдә балалар бакчасы ачылды, анда Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм район башлыгы Владимир Козонков каннашты

 2014 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Экспортка булышлык итү үзәге  “Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстанга  чыгаруның үзенчәлекләре” (“Особенности экспорта в Беларусь, Армению, Казахстан и Узбекистан” исемле семинар оештырачак.

Якшәмбе көнне алексеевскилылар бөтен Татарстан белән бергә республиканың яңа парламентын сайладылар. Анда безнең районны ике депутат тәкъдим итәчәк. Болар – Дәүләт Советына бер мандатлы округ буенча сайланган Фоат Вәлиев һәм “Бердәм Россия” партиясе исемлекләре буенча узган Алексей Демидов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International