Шимбә – Бөтенроссия йөгерү көне

2014 елның 19 сентябре, җомга

Спорт ярышларына 2004-2006, 2001-2003, 1998-2000, 1996-1997 елгы укучылар, рөхсәт кәгазьләре һәм районда даими пропискалары булган 18-29, 30-44, 45-54, 55-60 яшьлек өлкәннәр кертелә. Өлкәннәр командасы составы да билгеләнде: 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Дистанция – 2000 метр. Катнашу өчен исемле гаризалар оештыру комитетына турыдан-туры ярышлар көнне  бирелә. Вәкилләр яки тренерларның спорт ярышларында булуы мәҗбүри: бары тик алар гына төп судьялар коллегиясенә протест белдерә алалар. Авыл мәктәпләре өчен авыл җирлекләре кешеләре чыгыш ясый ала.

Теркәү вакыты: мәктәп укучылары өчен – иртәнге 9дан 10 тулырга 10 минутка кадәр, зурлар өчен – сәгать 10нан 11нче яртыга кадәр. Ярышлар үткәрү урыны: Некрасов урамы (бистәнең беренче мәктәбе янында). Ярышлар мәктәп укучылары өчен – сәгать 10да, зурлар өчен 11нче яртыда башлана. Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Сораулар белән  2-47-41, 2-45-83 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International