Чара кысаларында теләге булган кешеләр физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымын исәпләү һәм түләү тәртибе турында күбрәк белә алачаклар. Салым хезмәте белгечләре милек салымнарын кем, нинди срокларда түләргә тиешлеге, районыбызда нинди ставкалар һәм льготалар кулланылуы турында җентекләп сөйләячәкләр, шулай ук салым түләү темасы буенча гражданнарның сорауларына җавап бирәчәкләр. Моннан тыш, теләге булган кешеләр белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр булганда салым инспекциясенә турыдан-туры урында гариза бирә алачаклар.
Салым органнары хезмәтләре салым түдәүчеләргә хезмәтләрне сайлап алганда ориентлашырга булышачаклар. Алар килүчеләрне махсус көтү зонасына уздырачаклар, хезмәтнең онлайн-сервисына мөрәҗәгать итү өчен Россия Федераль салым хезмәте Интернет-сайтына керергә булышачаклар.