Рифкат Миңнеханов Алексеевск районына килде

2014 елның 19 сентябре, җомга
Эш визиты барышында Рифкат Миңнеханов ЮХИДИның район бүлеге эше белән танышты, гражданнарны кабул итте һәм район башлыгы Владимир Козонковның озатып йөрүендә 4нче Алексеевск мәктәп-балалар бакчасына барды. Юл хәрәкәтендә иң нәни катнашучылар белән аралашканда  укучылардан һәм мәктәп-балалар бакчасы тәрбияләнүчеләреннән аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре, бистә урамнары буйлап велосипедта һәм ата-аналары белән автомобильләрдә балалар кәнәфиендә дөрес утырып йөрү-йөрмәүләре белән кызыксынды. Яшь алексеевскилыларның гадәти булмаган җаваплары кунакларны битараф калдырмады.

Шулай ук республика ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесенең визиты барышында аның район җитәкчеләре, прокуратура хезмәткәрләре, район һәм җәмәгать судлары судьялары, ЮХИДИның район бүлеге эшләүчеләр составы белән очрашуы да планлаштырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International