ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2014 ел
җомга

Иртәгә, 28 сентябрьдә, “6нчы “Пчелка” балалар бакчасы – балаларны үстерү үзәге” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ачылачак.

2014 елның 8-12 декабрендә Мәскәүдә (Россия Федерациясе) "Сәламәтлек саклау-2014" Халыкара медицина күргәзмәсе булачак.
Ял көннәрендә 600дән артык алексеевскилы Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты.  Бу – рекордлы сан.

Сентябрьдә “Кайгырту” приюты балалары Казан дәүләт циркында булып кайттылар. Хәйрия сәфәре аның директоры Дамир Шәрифуллин тарафыннан оештырылган иде.


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Масловка авылының мәхәллә кешеләре район кешеләренә, шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләренә чиркәүне торгызуда матди ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.
«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе “Син ялгыз түгел!”  исемле социаль хәйрия проектын гамәлгә кертте. Акция 1 октябрьгә – Халыкара Өлкән кешеләр көненә кадәр дәвам итәчәк.

24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Люлина Марина Анатольевна "Ана данымедале белән бүләкләнде. Биш бала тәрбияләп үстерүче Зур Полянка авылы кешесе әлеге югары бүләккә балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы  хезмәтләре өчен лаек булды.
44нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча сайланган Вәлиев Фоат Вәли улы бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Алексеевск  районы оешмалары хезмәткәрләре конференциядә катнашырга чакырылалар, ул  иртәнге 9да “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендә “Технопарк” дәүләт автономияле учреждениесе конференц-залында булачак. Адрес:  Казан шәһәре,   Петербургская урамы, 52нче йорт. Өстәмә мәгълүматны   (843) 231-92-00 телефоны буенча алырга.
2014 елның 25 сентябрендә ТР экспортка ярдәм итү үзәге инглиз теле буенча "Business Grammar for Business Writing Part II" (Бизнес өчен грамматика. Язма сөйләм, 2нче бүлек) дигән семинар оештырачак. Семинар25 сентябрьдә иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International