Рекорд куелды

2014 елның 26 сентябре, җомга

Көзге кросста күп санлы катнашучылар фикеренчә, кешеләрнең күп килүе спортның популярга әйләнүен, шуның өстенә җылы кояшлы көннең дә үз өлешен кертүен раслый. Бистә урамнарыннан йөгерергә  район мәктәпләре укучылары, укытучылары, предприятие һәм оешмалары хезмәткәрләре килде.

Ярыш башланыр алдыннан “Милләтләр кроссы-2014”не ачуда август азагында Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты кубогына барган ярышларда районның волейбол җыелма командасы спортчылары көчле кул чабулар белән каршыланды.
Һәр спортчыга рәхмәт грамотасы һәм приз итеп спорт киеме тапшырылды.

Традиция буенча дистанция беренче мәктәптән башланып, 8нче Март, Куйбышев урамнарыннан узды. Һәр йөгерүдә ким дигәндә егерме спортчы катнашты. Ә йөгерүдә күпләп катнашучыларны 2002-2004 елда туган укучылар тәшкил итте. Монда 111 малай һәм 92 кыз йөгерде.

Катнашучыларның шундый күп санда булуыннан күпләр нервланды. Мәсәлән, 11нче сыйныф укучысы Миләүшә Гыймадиева  кече яшьтәгеләрнең стартына дулкынланып карады. Кыз әйткәнчә, аның өчен җиңү иң мөһиме түгел:

– Старт алыннан бераз дулкынланам. Җиңүгә исәп тотмыйм. Финишка кадәр барып җитеп булса иде. Үзем өчен генә катнашам.

Ахырдан билгеле булганча, Миләүшә финишка кадәр барып җиткән. Өстәвенә, җиңүчедән аз гына калышып, икенче булып килгән. Биләрнең яшь кешесе хәйләләгән, күрәсең. Ә бәлки  үзен иркен хис итү уңышлы чыгыш ясарга булышкандыр.

Ә менә өченче ел рәттән инде 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында беренче булып килүче беренче мәктәп педагогы Лилия Шәйхетдинова  тыйнак кына итеп җиңүгә исәп тотмавы, ләкин ярышларга әзерләнүе, көн саен мәктәп стадионын 10ар тапкыр йөгереп узуы турында әйтте. 

Хастаханәдә эшләүче районның иң спорт гаиләләренең берсеннән Татьяна Гайсина, “Иң мөһиме – катнашу” дигән Олимпия принцибына таянып эш иткән:

–Ашыкмыйча, бер темпта йөгердем. Көн матур, кәеф әйбәт иде. Катнашканыма шатмын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International