Теләсә кайсы почта бүлекчәсендә картлар йортларында һәм башка социаль учреждениеләрдә яшәүче өлкән кешеләргә адрессыз хат яки открытка җибәрергә мөмкин.Үзеңнең хатыңны бу максат өчен махсус куелган әрҗәләргә салырга. Россия почтасы клиентлары шулай ук өлкән кешегә яки социаль учреждениегә посылка, акча яки популяр газета-журналларга язылу турында квитанция җибәрә алалар.
Заманалар һәм буыннар элемтәсе турында искә төшерергә тиешле Россия почтасының “Син ялгыз түгел!” исемле проекты илдә зур күләмле социаль хәрәкәткә әйләнде. 1 октябрьдә меңнәрчә почтальон нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп язылган открыткаларны тапшыру өчен пенсионерларның адреслары буйлап китәчәкләр, аларны картлар йортларына, шәфкать үзәкләренә һәм башка социаль учреждениеләргә илтәчәкләр.