Депутатлар сайланды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Районның территориаль сайлау комиссиясе  мәгълүматлары буенча алексеевскилыларның күпчелеге үз тавышларын “Бердәм Россия”не (ким дигәндә 97%) яклап бирде. Икенче урында – ЛДПР (2,6%). Калган сәяси партияләр бер процент та җыя алмадылар. Шул рәвешчә, Алексей Демидов Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән партия исемлеге буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы составына керде

Алексеевск, Әлки һәм Спас районнары кергән 44нче бер мандатлы округ буенча Фоат Вәлиев ышанычлы төстә җиңү яулады, аны яклап сайлаучыларның 98 проценты тавыш бирде.

 Сайлауда районның 19666 кешесе катнашты, бу – тавыш бирү тәмамланган вакытка исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 98,71%ы.

Шул уңайдан район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларга сайлау көнендә актив тормыш позицияләре һәм депутатларыбызны яклап тавыш биргәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов  хәбәр иткәнчә, сайлаулар тыныч шартларда узган:

–Барысы да әйбәт, закон бозуларсыз узды.Сайлау участокларына кандидатлар да, сәяси партияләр вәкилләре дә килде. Безгә беркем дә зарланмады. Депутатлар сайлаучыларының ышанычын акларлар, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International