ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнаның җомга көнендә район мәдәният йортында ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ел саен үткәрелә торган Әниләр көненә багышланган концерт булды.
Хатын-кызларны сәламләгән әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады. Бу көнне әниләргә карата эчкерсез, чын күңелдән җылы котлаулар әйтелде һәм яхшы теләкләр теләнде.
Татарстан башкаласының “Ривьера” күңел ачу комплексында булып узган хатын-кызның матурлыгына, аналарга, гаилә бәхетенә дан җырлаган “Нечкәбил” X республика ачык конкурсының ярым финалында Ромодан күп функцияле үзәге директоры Асия Сибгатуллина да катнашты.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Хәзер күп кенә Көнбатыш илләрендә гаилә институты, христиан һәм мөселман кыйммәтләре нигезләренә зыян китерүче табигый булмаган әйберләр законлаштырыла. Ә бездә исә ана булу мәсьәләсенә елдан-ел күбрәк игътибар бирелә бара. Менә шулай итеп, Әниләр көне алдыннан районда берничә чара булып узды.
Татарстанда “Хәбәр ит: үлем белән кайда сәүдә итәләр” исемле Бөтенроссия ведомствоара наркотикларга каршы акциянең икенче этабы үткәрелә.
Күптән түгел бистәнең 3нче мәктәбе укучылары  республика Фән фестивалендә катнашып, аның номинацияләренең берсендә җиңеп чыктылар. 

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесе янгын күзәтчелеге идарәсенең Алексеевск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге  Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар белән килеп туган хәлгә һәм аларда кешеләр һәлак булуына борчылуын белдерә.
29 ноябрьдә Алексеевск районында район предприятиеләре һәм оешмалары арасында VI Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышлар булып узды. Командалар җылы һәм иркен шартларда очрашты. Көрәшне Спартакиаданың 8нче этабында иң көчле район командалары кабул итте.
Россиядә һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү, инвалидлар турында кимчелекле һәм хәзерге җәмгыять тормышына сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатында үткәрелә.
Алексеевск көрәшчесе Габдеҗәлил Сөләйманов билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында бронза медальгә ия булды. Район башлыгы Владимир Козонков һәм башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев чемпионат призеры һәм аның тренеры Бари Сөләйманов белән очрашты. Спортчылар  район җитәкчелегенә  чемпионатның кискен борылышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында бу елның сентябрь-декабрендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тугыз авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрергә планлаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International