Иң җылы бәйрәм Әниләр безгә һәрвакыт кирәк

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Беренче тапкыр кафелар арасында барган милли кухня конкурсына олы йөрәкле аналарны һәм инвалидларны чакырырга карар ителде. Мәсәлән, “Аида” кафесында ямьле, әйтергә кирәк, гаилә өстәле янына Татарстан Республикасының “Ана даны” медале белән бүләкләнгән, гаиләләрендә  инвалид балалар тәрбияләнә торган хатын-кызлар, күп балалы яшь аналар, шулай ук Ватанны лаеклы саклаучыларны үстергән  ханымнар чакырылды. Хатын-кызларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев котлады. Чакырылган кунакларның һәркайсы үз исеменә күп кенә җылы сүзләр ишетте. Алар арасында күптән түгел 85 яшьлеген билгеләп үткән Надежда Алексеевна Жирнова да бар иде. Актив тормыш позицияле һәм киң күңелле әлеге ханым үзе өчен тормышында иң бәхетле мизгел балаларының тууы булуын билгеләп үтте. Ә биш бала анасы Татьяна Воробьева, ана бәхете нәрсә ул? дигән сорауга җавап итеп, улларымның һәм кызларымның бәхете һәм иминлеге минем өчен чын бәхет, дип билгеләп үтте.

“Үзәк” кафесына бу көнне инвалидлар җәмгыяте активы җыелды, чөнки декабрь башында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелә. Алар арасында аналар аз түгел иде, аларны район башлыгы урынбасары Галина Белова котлады. Кафе авыл ишегалды кебек җиһазланган, ул читән белән әйләндереп алынган, ә өйнең эчендә самавырга, сандыкка һәм хәтта  мәлләп куелган мичкә кадәр урын табылган. Милли киемнәр кигән кызлар  татар кухнясының кунакларга бирелә торган һәр ризыгы турында сөйләделәр. Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар музыка коралларында илебез һәм чит ил композиторларының әсәрләрен башкарып, бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Ике кафеда да мәдәният бүлеге артистлары бәйрәм атмосферасы тудырдылар.

Яңа “Пчелка” балалар бакчасында нәниләр атна буена үзләренең әниләрен котларга әзерләнделәр. Һәр төркемдә тематик фотокүргәзмә оештырылган иде. Карточкаларның берсендә бала һәм ананың уртак мавыгулары сурәтләнгән, икенчеләрендә әни кешенең “ярдәмче”ләре күрсәтелгән, өченчеләрендә үзләреннән башка әбиләре дә гәүдәләндерелгән, кайберләренең әниләре белән уйнаулары тарихка кергән. Моннан тыш, сабыйларның барысы да  әниләренә һәм әбиләренә мәхәббәт һәм рәхмәт хатлары язганнар.

Шимбә көнне исә, бәйрәмгә бер көн калгач, 1нче кече төркем балалары “Иң яраткан кешемә багышлана” исемле кечкенә генә концерт куйдылар, ә зуррак балалар күңелле стартларда катнаштылар. Биредә бөтен гаиләләре белән җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Ата-аналар әлеге чарага балаларыннан бер дә азрак сокланмадылар. Мәсәлән, Светлана Трифонова, һәр ана өчен баласының кечкенә генә ачышлары һәм уңышлары да бик мөһим, ди.

– Балаларыбызның тырышып шигырьләр сөйләве, җырлавы һәм биюенә карап сөендек. Мондый җылы очрашулар ата-аналар, бигрәк тә сабыйлар күңелендә һәрчак җылы эз калдыра, чөнки аларның әниләре, вакыт табып, бераз гына  булса да балалар бакчасы дөньясында булдылар.

 Конкурсларда катнашкан Диләрә Баһавиева, бәйрәмнән соң гаиләдә буш вакытны уздыруга башкача карый башладым, ди:

– Без балаларыбызның шатлыклы йөзләрен күрдек. Үзебез гаять зур канәгатьлек һәм озак вакытка уңай заряд  алдык. Әлеге бәйрәм безне, балаларыбыз белән төрле спорт уеннары уйнап, күп вакытыбызны аларга бирергә өйрәтте.

Ә Гөлшат Җаббарова балаларның бу көнне алган бәхетләрендә тәрбиячеләрнең ролен билгеләп үтте:

– Без әлеге бәйрәмне бүләк иткәне өчен бөтен балалар бакчасы коллективына рәхмәтлебез. Биредә шатлык һәм яхшылык мохите хөкем сөрде. Кызым икенче көнне дә көне буе әлеге бәйрәм турында сөйләп йөрде. Ул бик бәхетле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International