Күләмле фәнни бәйрәм

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

“Костер” балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге  базасында булган фестивальдә Татарстанның 47 районыннан 200гә якын бала катнашты. Районыбыз һәм үз мәктәбенең  намусын анда Дмитрий Ещёв, Адел Кутуев һәм Арслан Хәйруллин яклады.

Әлеге бәйгедә иҗат эше өч секциядә узды, аларның һәркайсы үз эченә берничә номинацияне алган иде. “Техник фәннәр” исемле соңгы өченче секция “Энергетика, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклагыч технологияләр”, ”Тирәнтен һәм катлаулы фәнни нигезләүне таләп итүче машина төзелеше”, “Нанотехнология”, “Мәгълүмати-коммуникацион системалар, приборлар һәм мәгълүматларны яклау”, шулай ук “Архитектура һәм төзелеш” кебек катлаулы юнәлешләрне үз эченә алды. Укучыларыбыз шунда чыгыш ясады да инде. Аларның бурычы “Пчелка” балалар бакчасы проектын яклау булды. Аны әзерләүдә балаларның җитәкчеләре – Олег Фомин, Николай Матвеев һәм Марина Климова.

– Бөтен нәрсә “Пчелка”ны ничек тәкъдир итүебезгә бәйле булуын бик яхшы аңлап, без уңышка ирешергә ниятләдек һәм мәктәпне дә, районны да уңайсыз хәлдә калдырмаска карар  иттек. Безнең чыгыштан соң  комиссия әгъзалары  һич көтмәгәндә безне сорауларга күмә башладылар, ләкин без бу  сынауны да лаеклы уздык. Әлбәттә, мондый фестивальдә катнашу авыр һәм дулкынландыргыч булды, ләкин без фән дөньясына якынлаша алуыбызга, галимнәр белән аралашуыбызга, яшьтәшләребезнең күп кенә кызыклы эшләрен күрүебезгә һәм фәнни эшчәнлек белән бәйләнгән урыннарга баруыбызга бик шатбыз. Әлеге әйбәт башлангычның дәвамы, һичшиксез, булачагына ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International