Бәйрәм бик тиз узып китте

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Бәйрәмнең концерт программасы бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Шат күңелле артистлар тамашачыларны үзләренең җырлары, фокуслары, шигырьләре һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр.  Аларда “Радужная фантазия” театр студиясе, “Элита” бию төркеме, “Сад” эстрада-хореграфия студиясе, “Виктория” хореография ансамбле коллективлары катнашты, шулай ук  Евгений Рузанов, Гөлфәния Казилова, Юлия Кузьмина, Зарина Хәлилова, Асия Сибгатуллина һәм күп кенә башкалар үз җырларын башкардылар.

Залда утыручыларны район башлыгы Владимир Козонков бәйрәм белән котлады. Владимир Константинович үзенең чыгышында һәр кеше тормышында әниләр башкара торган бәяләп бетергесез рольне аерып күрсәтте. Аннары сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышының тол солдат хатыннары Прасковья  Макаровага, Александра Машинага, Хания Садыйковага, Лидия Белоножкинага, Хания Ибраһимовага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәм бик тиз узып китте, тамашачылар уңай хис-тойгылар һәм күңел күтәренкелеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International