Чемпионат 20 ноябрьдән 23енә кадәр Төркмәнстан башкаласы Ашхабад шәһәрендә узды. Кырык илдән килгән көрәшчеләр беренчелек медале өчен бил алышты. Габдеҗәлил Россия җыелма командасы составында 42 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә ирекле стильдә чыгыш ясады. Яшь, ләкин инде тәҗрибәле көрәшче 24 яшендә дөнья чемпионы булып тора һәм “Универсиада-2013”нең көмеш медаленә ия. Шуңа күрә үзе өчен икенче чемпионатка ул фаворит булып барды. Чираттагы алтын медальне алырга аңа судьяларның гаделсезлеге комачаулады. Бу хакта аның тренеры Бари Сөйләйманов болай сөйләде:
– Чемпионат хуҗалары, ярышлар Төркмәнстанда уза икән, алар нәрсә теләсәләр, шуны эшли алалар, дип санадылар”, – ди Бари Равил улы. – Үлчәгән вакытта ук бозулар булды, башка ил вәкилләрен төркмән спортчыларын үлчәгәндә кертмәделәр. Габдеҗәлил бер авырлыксыз ярым финалга кадәр җитте, анда аңа Төркмәнстан көрәшчесе белән ярышырга туры килде. Ул ыргылыш ясады (исәбе 3:0 иде), һәм ике спортчы да яннарына егылды. Судьяларның өчесе дә моны 1 балл белән бәяләде. Ләкин көтмәгәндә ярышларның баш судьясы, Төркмәнстан кешесе бәяне үзгәртеп, үзенең якташын җиңүче итте... Хәтта Россиянең җыелма командасы тренерларының һәм билбау көрәше Федерациясе президентының протест белдерүләре дә нәтиҗәгә тәэсир итә алмады. Казахстан көрәшчесе белән өченче урын өчен бәйгедә Габдеҗәлил 7:0 исәбе белән җиңде һәм бронза медаль яулады.
Көрәшче үзе ярым финал көрәшендә килеп чыккан хәлдән канәгать түгеллеген яшерми һәм киләсе елда алтын яуларга өметләнә:
– Чемпионатка озак әзерләндем, үземә ышанган идем. Узган ел дулкынланган булсам, бу юлы дулкынлану да булмады. Көндәшчем мине бер тапкыр да бәрмәде, бары тик мин генә аны бәрдем. Янга егылганнан соң шундый хәлләр башланды...
Бер сүз белән әйткәндә, гаделсезлек. Мин хәтта көрәштән соң җиңүченең кулын югары күтәргән вакытта чыкмадым да. Бу аларның намусында калсын, Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора. Башка мәйданчыкларда, һичшиксез, бүтән хөкемдарлар белән очрашачакбыз, менә шунда карарбыз инде кемнең җиңгәнен. Хәзер башка ярышларга әзерләнәчәкмен. Тиздән студентлар арасында да, өлкәннәр арасында да төрле турнирлар башланачак.