“Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы” төбәк җәмәгать оешмасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы заказы буенча “Татарстан Республикасында 2014 елда яшьләр эшмәкәрлеге: аның торышы һәм перспективалары” дигән йомгаклау конференциясе үткәрә. Конференция 2014 елның 24 декабрендә “Корстон” дәүләт күңел ачу-сәүдә комплексында булачак. Адрес: Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 1 а, «Пушкин» залы.
16 декабрьдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Владимир Козонков рәислегендә коррупциягә каршы комиссиянең, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү комиссиясенең, терроризмга каршы комиссиянең эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы булды.
Кичә район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының җәмәгать Советы булды.
Алексеевск яшүсмерләре билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә бик яхшы чыгыш ясадылар
Бу көннәрдә йөзүчеләребез Яңа Чишмә районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә районара ярышларда катнаштылар, алар анда шәхси зачетларда яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр.