Алабугада Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе команда кубогының финал турниры булып узды, анда кубокның җиңүчеләре һәм зона этабының призерлары катнашты.
Без кибет киштәләребез һәм сәүдә комплексларыбызның чит ил, я булмаса элеккеге СССР илләрендә җитештерелгән ашамлыклар белән шыгрым тулган булуына күнектек инде. Өстенлекне күбрәк нәкъ менә аларга бирәбез. Алексеевск райпосының “Колос” СППСКсын (аны халыкта һаман да искечә азык-төлек комбинаты дип атыйлар) гына алыйк. Икмәк пешерү эшендә комбинатның әле “пионер” гына булуы өстенә икмәк пешерү цехында ипи-күмәч әйберләреннән тыш сохарилар, рогаликлар һәм повидло кыстырылган рулетлар да эшләп чыгаралар. Ә бала чагыбыздан, әле совет заманнарыннан ук тәме авызда сакланып калган лимонад бөтен эчемлекне “егып сала”. Ул тикмәгә генә әрҗәләре-әрҗәләре белән бәйрәм чараларына сатып алынмыйдыр, райпо кибетләреннән һәм башка шәхси сәүдә нокталарыннан тыш, Чистай һәм республикабыз башкаласына да озатыла.
Узган атнада районыбызның берьюлы ике кешесе 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләр Россия Президентыннан котлау хаты һәм район башлыгыннан бүләкләр алдылар.