Газетада элегрәк хәбәр ителгәнчә, җиде кешелек Люлиннар гаиләсе: ир белән хатын – математика укытучысы Марина Анатольевна, машина йөртүче Андрей Алексеевич, шулай ук аларның биш баласы: яшь монтажник Сергей, Казан федераль университеты талибәсе Валентина, биш яшьлек Никита һәм өч яшьлек игезәкләр Дарья белән Анастасия “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” (“Вера. Надежда. Любовь”) гаилә династияләре конкурсында беренче урынны алды.
Федераль дәрәҗәдәге әлеге иҗат бәйгесенә Россиянең 24 субъектыннан 34 гаилә килгән булган.
– Әлеге конкурста безнең район да катнашты, – дип сөйли фестивальгә озатучы буларак барган гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Кислова. – Таныштыру сыйфатында Лидия Ольнева башкаруында “Алексеевск таңнары” (“Алексеевские зори”) җыры астында Люлиннар гаиләсе турында матур эчтәлекле видеофильм күрсәтелде. Жюри һәм тамашачыларны тәкъдим итүнең мондый күркәм формасы сокландыргыч булды. Суздаль күңел ачу комплексы сәхнәсенә Александр Ключерев музыкасы астында кулларына ипи-тоз тотып бөтен гаилә: татар халкының милли киемнәрен кигән Марина белән олы уллары Сергей, рус халкының милли киемнәрендә Андрей белән калган балалар чыккач, аларның гаҗәпләнүенең чиге булмады. Шул ук вакытта экранда республика һәм районның төп тарихи вакыйгалары, географиясе һәм күренекле урыннары турында сөйләүче фильм күрсәтелеп торды. Боларның барысы белән дә без, ничек кенә сәер тоелмасын, көндәшләребезне дә, жюрины да гаҗәпкә калдырдык: бездән кала конкурста катнашучыларның берсе дә болай күрсәтмәде. Суздальлылар һәм бәйрәм тамашасына җыелган кунаклар татар милли кухнясы ашлары: алтынсыман төстәге чәк-чәк, татлы бавырсак, кош теле, гөбәдия һәм өчпочмакларның тәмлелегеннән таң калдылар.
Конкурс фестиваленең икенче көнендә форум кысаларында конференция булды, анда Марина Анатольевна һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина катнашты. Әңгәмә барышында Россия Федерациясе территориясендә яшәүче төрле милләттәге гаиләләрне берләштерү, хәзерге заманда милли традицияләрнең тарихи күчүчәнлеге, гаиләне уңышлы үстерүче хокукый грамоталылык, шулай ук балалы аналарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре тикшерелде. Биредә үк мәнфәгатьләр буенча гаилә клубларының вәкилләре белән тәҗрибә дә уртаклаштылар.
Ә инде форум-фестиваль киң танылган борынгы архитектура һәйкәле Спас-Евфимиев монастыреның музей комплексы буйлап экскурсия белән тәмамланды.