Тәҗрибә җитеп бетмәде

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Финал өлешендә шул рәвешчә 23 районнан 58 команда – барлыгы 300гә якын катнашучы уйнады. Ярышлар 1999 елда туганнар һәм кечерәк, 1998 елда туганнар һәм зуррак ике яшь төркемендә узды. Турнирның гомуми приз фонды 200 мең сум тәшкил итте. Кече яшь төркемендә “Казан Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” командасы җиңүче булды. Икенче урында – районыбыз бадминтончылары Тимур Вәлиуллин, Рәхим Вальщиков, Анжелика Плотникова һәм Яна Фәйзуллина. Өченче урында – Саба спортчылары.

Финалга чыгу уенында Алексеевск командасы, бернинди дә артык көч куймыйча, Саба командасын җиңүгә иреште, ләкин нәтиҗәдә безнекеләргә казанлыларны җиңәргә бераз тәҗрибә җитмәде, дип хәбәр итә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе методисты Евгений Салюков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International