Безнең Алексеевск продукциясе тәмлерәк!

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

 

Без кибет киштәләребез һәм сәүдә комплексларыбызның чит ил, я булмаса элеккеге СССР илләрендә җитештерелгән ашамлыклар белән шыгрым тулган булуына күнектек инде. Өстенлекне күбрәк нәкъ менә аларга бирәбез. Алексеевск райпосының “Колос” СППСКсын (аны халыкта һаман да искечә азык-төлек комбинаты дип атыйлар) гына алыйк. Икмәк пешерү эшендә комбинатның әле “пионер” гына булуы өстенә икмәк пешерү цехында ипи-күмәч әйберләреннән тыш сохарилар, рогаликлар һәм повидло кыстырылган рулетлар да эшләп чыгаралар.  Ә бала чагыбыздан, әле совет заманнарыннан ук тәме авызда сакланып калган лимонад бөтен эчемлекне “егып сала”.  Ул тикмәгә генә әрҗәләре-әрҗәләре белән бәйрәм чараларына сатып алынмыйдыр, райпо кибетләреннән һәм башка шәхси сәүдә нокталарыннан тыш, Чистай һәм республикабыз башкаласына да озатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International