Лебяжьеда Нина Васильевна Мазанова бүләкләүче команданы сөенеп каршы алды. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Нина Васильевна берьялгызы яши, ә өй эшләрендә аңа социаль хезмәткәр Юлия Новикова булыша. Нина Васильевна чирек гасыр “Россия” колхозында бухгалтер ярдәмчесе һәм баш бухгалтер булып эшләгән.
Шул ук көнне Алексеевскидагы Елена Тимофеевна Алексееваны тәбрикләү һәм бүләк тапшыру өчен гаиләсеннән беразга гына чакырып алырга туры килде. Аның юбилеена туганнары җыелды, алар арасында Вологдада яшәүче кызы һәм оныкасы да бар иде.