ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа ел бәйрәм чараларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 9 декабрь, 2014 ел,  965 санлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә  2014 елның 15 декабреннән 2015 елның 10 гыйнварына кадәр аерым янгынга каршы режим кертелде.
Сишәмбе көнне, 16 декабрьдә сәгать 11нче яртыда район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының XXXIV утырышы булды.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Семинар 2014 елның   19 декабрендә иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18нче йорт, ТРның Сәүдә-сәнәгать палатасында булачак.
Геройлар көнендә Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Айрат Закиров белән Юрий Елдашев аграр колледж студентларына ничек итеп кешелек сыйфатларыңны югалтмыйча, үзеңнең хәрби бурычыңны намус белән үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

 Казан Кремленең кабул итү залында, Пушка йортында республиканың күп балалы аналарына дәүләт бүләге – “Ана даны” медале тапшыру тантанасы булды. Чарага үз гаиләсе белән Зур Полянкада яшәүче якташыбыз, биш бала анасы Марина Люлина да чакырылган иде. Тантана уңаеннан яшь ханым үзенең тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты.

Сишәмбе көнне, 16 декабрьдә сәгать 11нче яртыда район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының XXXIV утырышы булачак.
Районда Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара.
7 декабрьдә Бдаминтонны үстерү үзәгендә “Кыш бабай призлары”на ярышлар булып узды.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Түбән Камада СССРның спорт мастеры, тренер Олег Аллаяров истәлегенә өстәл теннисы буенча XIV традицион турнир булып узды.
Суперфинал! Малайларыбыз шәһәр командалары арасында республика җиңүчеләрен тар-мар иттеләр, без алар турында авыл районнары арасындагы зона ярышларында җиңүчеләр буларак  күптән түгел генә  язган идек инде. Алексеевскилылар Казан шәһәренең 4нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасын коры 3:0 исәбе белән  җиңделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International