Каһарманлык, батырлык, дан турында

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар белән очрашу узган Хезмәт даны музеена студентлар  укучылар кебек түгел, ә солдатлар кебек оешкан колонна булып килделәр. Музейда инде “ФОРПОСТ” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Лилия Кашапова балаларны әлеге истәлекле датаның   тарихы белән таныштырды һәм Алексеевск районының алты кешесенә: өлкән сержант Иван Кочневка, гвардия сержанты Михаил Фединга, өлкән сержант Хәбибулла Хәйруллинга, “Т-34”  утаткыч танкы подполковнигы Николай Мамоновка һәм Герой исеменә тиңләштерелә торган Дан орданнарының тулы кавалеры, кече лейтенант Михаил Шляпниковка нинди каһарманлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемнәре бирелүе турында сөйләде.  Егетләр шулай ук Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган Фәрит Шәйдуллин, Николай Хныченков, Михаил Савинов, Николай Игнатичев һәм Чечняда һәлак булган Дмитрий Викторовның язмышлары турында белделәр.

Музей кунаклары Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары турында сөйләделәр. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Айрат Закиров беренче чичән кампаниясе  башланганнан алып БРМ броньланган үзйөрешле машинасын йөртә. Ул 1995 елның гыйнварында Грозный өчен барган сугышларда ничек катнашуы турында сөйләде. Аның бурычы яу кырыннан җимерек техниканы алып чыгудан һәм  сугышта солдатларны, шулай ук хәрәкәт итүче колонналарны каплаудан гыйбарәт була. “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән Юрий Елдашев икенче чичен сугышында катнашкан һәм Дагстан авылларын террорчылардан саклаган. Ул Ботлих авылы өчен барган сугышлар, вертолетлардан төшү белән бәйләнгән сугышчан операцияләр, Ослиное ухо биеклеге өчен каты сугышлар турында сөйләде, анда 500 десантчыга 2500 боевик каршы торган, яралануы турында да әйтте.

Малайлар сораулар бирделәр. Айрат, курку турындагы сорауга җавап биреп, сугышта бөтен кешегә куркыныч, диде:

      Әйе, кайберәүләрнең нервларына сукты һәм алар фильмдагыча бөтен буйларына торып басып,  пуля астына килеп керделәр. Ә кайчак иптәшләреңнең куркыныч астында калуларын күреп, курку турында уйлап та карамыйсың. Алар өчен котың алына һәм син, аларны каплап, кыю барасың. Ә инде коточкыч вакыйгалар артта калгач, барысын да башыннан ахырынача күз алдыннан уздырасың һәм шундый куркыныч булып китә. Бу хис тыныч тормышта да була, теләсә нинди хәл булырга мөмкин.

Ә Юрий тыныч тормышка кайткач, озак вакытлар өйләрнең тәрәзәләренә карап йөргән:

      Мин баштарак өемә кайтып, урамнар буйлап барганда, үзем дә сизмәстән, форточкалар ачыкмы-юкмы икәнлеген карый идем. Чөнки оперция вакытында авылга кереп, өйләр яныннан узганда як-ягыңа карыйсың: әгәр форточка ачык булса, димәк, анда кемдер бар, әгәр булмаса, юлыңны дәвам иттерәсең.

Колледж студентларына очрашу ошады. Алексеевск кешесе Дмитрий бу көнне беренче тапкыр батыр якташлары турында белде. Ә Шәмәдән Артем өчен  якташларының батырлыгы турында ишетү кызык булды:

–Алар молодецлар, Ватанны саклаганнар! Үз бурычларын үтәгәндә куркып калмаганнар. Мин дә армиягә барырга планлаштырам.

P.S. Бу көнне аграр колледжда студентлар конференциясе булды, анда районыбыз геройлары турында сүз барды,  чик буе гаскәрләре рядовое, үлгәннән соң “Батырлык”һәм “Россия даны” орденнары белән бүләкләнгән Александр Родионов турында фильм күрсәтелде. Геройларны егетләр һәм кызлар бер минут тын торып искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International