Яңа ел алды ритмнары

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Район үзәге урамнары көннән-көн күркәмләнә бара. Төрле-төрле гирляндалар һәм боҗраларга эленгән шарларның төрле төсләргә кереп уйнавы, җем-җем итеп торучы чыршылар һәм урам баганаларындагы йолдызчыклар,  биналарда котлау открыткалары һәм бәйрәмчә бизәлгән яшел гүзәлкәйләр Яңа елның якынлашып килүен искә төшереп торалар. Бу әле башы гына.  Гомумән алганда, мэр Александр Харитонов сүзләренә караганда, бистә территориясендә генә  дә 21 урман чибәркәен киендерергә һәм чишендерергә, шулай ук 15 чын чыршыны бизәргә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International