Уен Татарстан башкаласының Үзәк стадионы волейбол мәйданчыгында узды.
Тренер Сергей Вангаев хәбәр иткәнчә, спортчыларыбыз өчен бәйгенең башлануы уңышлы булмаган:
–Баштан уенчыларыбыз нервланды, күп хаталар ясады. Дулкынлану начар тәэсир итте – чит җирдә, таныш булмаган мәйданчыкта һәм шундый дәрәҗәдә уйнау һәрвакыт катлаулы була. Шуның аркасында Казан волейболчылары алга чыкты. Ләкин аннары, бераз ияләшә төшкәч, егетләребез тынычландылар, тренерның күрсәтмәләрен үти башладылар һәм уенны тигезләделәр, ә ахырдан алга чыга алдылар. Беренче партияне 25:22 исәбе белән оттык. Икенчесендә ышанычлырак эш итә башладык һәм 25:11 исәбе белән җиңдек. Өченче партия катырак барды, ләкин волейболчыларыбыз инде җиңүне кулларыннан ычкындырмадылар, һәм бу партия безнең файдага 25:19 исәбе белән төгәлләнде. Партияләр буенча йомгаклау исәбе 3:0 һәм озакламый Ижевскига китәчәкбез, анда 14-15 декабрьдә Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстанны тәкъдим итәчәкбез.
Сергей Геннадьевич сүзләренә караганда, тренерларга һәм уенчыларга Суперфиналда җиңәргә район башлыгы Владимир Козонковның ярдәме тигән, ул балаларга авыл командаларын җиңгәннән соң уңышлар һәм өйләренә җиңү яулап кайтуларын теләгән.
Район җыелма командасы составында ике уенчы – Биләрдән (тренеры Константин Елдашев), өч уенчы – Левашеводан (тренеры Марат Абдуллин), ә калганнары – Алексеевскидан (тренеры Сергей Вангаев).
Икенче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Максим Ерашов (ул безнең җыелма команданың капитаны) Суперфиналның гади генә булмавын әйтте, шулай ук Идел буе беренчелегенә әзерләнү турында сөйләде:
– Волейбол белән дүртенче ел шөгыльләнәм инде һәм болар беренче ярышларым гына түгел. Уйнарга авыр булды, чөнки уенчылар көчле иде. Мин иптәшләремә булдыра алган кадәр ярдәм иттем, ашыкмаска кирәк һәм без отарга тиешбез, дидем. Икенче ятьмә җиңелрәк булды. Хәзер Ижевскида алтылыкка булса да эләгергә тырышырга кирәк. Мондый дәрәҗәдә беренче тапкыр гына уйнаячакбыз, җаваплылык тоям, Татарстанны тәкъдим итәчәкбез бит.
– Хәзер без бик тырышып күнегүләр ясыйбыз. Дәресләр гадәтиләреннән аерылып торалар – без күнегүләрдә күбрәк тырышабыз. Безнең командага Казаннан өч яңа уенчыны өстәделәр. Бу атнада җыеннарыбыз булачак һәм алар белән уйнап караячакбыз.