Безнең уңыш – россия уңышы

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Беренчелек 13 декабрьдән 15енә кадәр Теләчедә узды. Анда егерме илдән 1997-2000 елда туган ике йөздән артык спортчы катнашты. Ярышларда якын чит ил спортчылары гына түгел, Сербия һәм Болгария кебек илләрдән дә көрәшчеләр бар иде. Россия җыелма составында ике алексеевскилы чыгыш ясады, алар илебез йөзенә кызыллык китермәде. Тимур Латыйпов 45 килограммлы авырлык категориясендә һәм Илнар Закиров 55 килограммга кадәр авырлыкта дөнья беренчелеге алтынын яулады. Тренер Бари Сөләйманов сөйләгәнчә, көрәшчеләр матур һәм техник көрәш күрсәтеп, лаеклы җиңүчеләр булганнар. Хуҗа хокукларында Татарстан үзенең җыелма командасын тәкъдим иткән, аның составында 50 килограммлы авырлык категориясендә Алексей Абрамов көмеш призер булган. Җәрәхәт тагын бер алексеевскилы Андрон Абдуллинга да призер булырга комачаулаган. Табанын авырттыру сәбәпле 60 килограммлы авырлык категориясендә ул бары тик 5нче урынны алган.

Үзенең тәэсирләре белән чемпионнарның берсе, Тимур Латыйпов уртаклаша. Аның өчен бу турнир гадәти генә булмаган:

– Дөнья беренчелегендә мин беренче тапкыр булдым, һәм минем өчен Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясау зур горурлык. Турнир башында мин, җиңүгә өметем бар, дип уйладым. Беренче көрәш бик авыр булды, көндәшем Үзбәкстаннан иде, казах белән көрәш җиңелрәк барды. Финал авыр булды. Үзбәкстан вәкиле белән хәлиткеч көрәшкә чыккач, мин туганнарым һәм бөтен командабыз алдында җаваплылык тойдым. Җиңелергә ярамый, чөнки дөнья беренчелегендә җиңүгә ышаныч көн саен бирелми. Бар көчемне куйдым. Ә мине җиңүче дип игълан иткәч, минем нинди хисләр кичерүемне белсәгез икән сез. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International