Яшьгвардиячеләр акциясе

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Алар котлаулар белән бергә узып баручыларга триколор рәвешендә ясалган тасмалар һәм Конституциядән өземтәләр тапшырдылар. Оештыручыларның сүзләренә караганда, бистә кешеләре әлеге акциягә илтифатлылык күрсәткәннәр һәм бер-берсенә котлау сүзләре әйткәннәр. Активист Раил Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, календарьда бу әһәмиятле дата:

– Конституцияне үтәү – һәр гражданинның бурычы. Әгәр кем дә булса  аның нигезләмәләрен бозса, хәлне төзәтү өчен бөтен тырышлыкны куярга кирәк. Кеше Конституция хокукларын һәм вазыйфаларын якласа, ул чагында бездә хокукый һәм социаль яктан якланган дәүләт булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International