ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
19 гыйнварда христианнарның Хач Ману бәйрәме бәйрәм ителә. Быел табигать-анабыз безгә сюрприз ясады, гадәттәге Хач Ману суыклары урынына термометр плюс температураны күрсәтте.
14 гыйнварда булып узган киңәшмә барышында район башлыгы Владимир Козонков, Алексеевск районы федераль суды рәисе Әшраф Нурмөхәммәтов һәм район прокуроры Марс Ибатов катнашында 2014 елгы оператив хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Район үзәгендә тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл төзү көтелә, аны ачу Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көненә планлаштырыла.
Самарада узган “Раштуа воланы” Бөтенроссия яшүсмерләр турнирында Татарстан бадминтончылары барлык дәрәҗәләрдәге медальләрне дә яуладылар.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Җомга көнне, 23 гыйнварда, гражданнарны кабул итү булачак. Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары, төбәк җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Воропаева Татьяна Васильевна Алексеевск районы кешеләрен хакимият бинасында иртәнге сәгать 10нан көндезге 1гә кадәр кабул итәчәк.


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Московский комсомолец” газетасы һәм “Милләт сәламәтлеге лигасы” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы “Минем альтернативам”  Бөтенроссия яшьләр проектын тәкъдим итә.
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары чоры башланды. Узган ел эшләнгән эш турында беренче булып Сахаровка авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва хисап бирде.
Алексей Демидов җитәкләгән бадминтон федерациясе 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында иң яхшы дип табылды.
Хач Ману бәйрәме көннәрендә, 18-19 гыйнварда, Воскресенье чиркәве һәм изге су часовнясы иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ачык булачак. Часовняда суны изгеләндергәннән соң коенырга була. 20 гыйнварда чиркәү – иртәнге 8дән көндезге 1гә кадәр, часовня иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ачык торачак. Рәхим итегез!

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
7 гыйнварда беренче тапкыр атакай иерей Симеон һәм анакай Ирина җитәкчелегендә Кыркүл авылында Изге Троица чиркәве мәхәлләсе каршында  якшәмбе мәктәбе тарафыннан Раштуа чыршысы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International