Елның бу проекты актив тормыш белән яшәүче, спорт белән шөгыльләнүче кешеләр өчен. Анда катнашу өчен сәламәт яшәү рәвеше турында кызыклы видеоролик төшерергә кирәк. Проектта 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге теләге булган бөтен кеше катнаша ала.
Видеороликлар конкурсы өч этапта узачак: беренче этап – милләт сәламәтлеге лигасы сайтында (www.ligazn.ru) гаризалар һәм видеороликлар җыю бу елның 31 гыйнварында тәмамланачак; икенче этап 15 февральдән 15 мартка кадәр ачык Интернет-тавыш бирү форматында узачак, аның йомгаклары буенча 20 финалист билгеләнәчәк; конкурсның Мәскәүдә Кунак йортында 10-11 апрельдә булачак өченче этабы барышында финалистлар үз видеороликларын “Минем альтернативам” яшьләр фестивалендә тәкъдим итәчәкләр. Нәтиҗәдә социаль реклама өлкәсендә эшләүче экспертлар, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә торган конкурс комисссиясе тарафыннан фестивальнең 6 җиңүчесе билгеләнәчәк. Аларны дипломнар, шулай ук 1нче урын өчен – 75000 сум, 2нче урын өчен – 50000 сум, 3нче урын өчен 30000 сум акчалата премияләр (акчалата премияләр суммасына салымнар кертелгән) көтә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Минем альтернативам” Яшьләр фестиваленең Төп сәхнәсендә 11 апрельдә булачак. Конкурс турында җентекләбрәк алдарак күрсәтелгән сайттан белә аласыз.