Әлеге спорт ярышларында безнең республиканы Казан шәһәре, Кайбыч, Аксубай, Мөслим һәм Алексеевск районнары спортчылары тәкъдим итте. 2003 елда туган һәм кечерәк яшь төркемендә чыгыш ясап, Татарстан бадминтончылары барлык мактау баскычларын да яуладылар. Мәсәлән, Казаннан Яна Фәйзуллина бер кешелек категориядә 18 :20 исәбе белән җиңүче булды, хәлиткеч партиядә ул уенны үз файдасына үзгәртә алды. Шулай ук парлы категориядә дә Самара кызы Ангелина Мурлатова белән җиңүче, ә Николай Банницын ( Алексеевск) белән катнаш уенда “бронза” хуҗасы булды. Парлы категориядә өченче урынны София Цисер (Казан ) һәм Полина Григорьева (Кайбыч районы) яулады.
Малайлар арасында Ленар Җәләлов (Мөслим районы) Полина Григорьева белән бергә – ялгыз һәм катнаш категорияләрдә икенче призлы урынны яулады. Парлы уенда Алексеевск бадминтончылары Владимир Станчас һәм Николай Банницын көмеш медаль яуладылар, дип хәбәр итте тренер-укытучы Евгений Салюков.