
|
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары чоры башланды. Узган ел эшләнгән эш турында беренче булып Сахаровка авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва хисап бирде. Сахаровканың ни өчен барлык авыл җирлекләре башлыклары, зур предприятие һәм оешма вәкилләре, әлбәттә инде, район башлыгы Владимир Козонков катнашында беренче һәм киңәйтелгән хисап җыелышы үткәрү урыны итеп сайлануы аңлашыла. Соңгы вакытта авыл архитектура һәм социаль планда зур үзгәрешләр кичерде. Яңа чиркәү, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, участковый өе авылның йөзен генә түгел, ә бәлки сахаровкалыларның, бигрәк тә авыл яшьләренең үз-үзләрен бәяләүләрен дә үзгәртте. Нәкъ менә яңа, иркен клуб аларның икенче өенә әйләнде, аны ачуда республика Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Бу хакта кунакларга ике дәрәҗәдәге депутат, авылның йөзен үзгәртүгә зур өлеш керткән Николай Леденцов җылы итеп сөйләде. Җирлекнең социаль-икътисадый тормышына килгәндә, бу хакта шактый эчтәлекле һәм тулы итеп Людмила Шаброва сөйләде. Сахаровкадан кала Речное авылы да кергән җирлектә халык саны 10 кешегә кимеде һәм бүгенге көндә 376 хуҗалыкта 785 кеше яши. Сахаровкада яшәүчеләр саны Речноедагыдан 100гә күбрәк. Җирлек тормышын билгеләүче демографик күрсәткечләр әлегә сөендерми. Бердәнбер әйтер сүз шул: Сахаровкада 2014 елда туучылар саны үлүчеләр санын бик аз гына узып киткән. Аерма 1 кеше. Речноеда исә табигый кимү 6 кеше тәшкил итә. Өч гаиләдә күңелле тулылану көтелә. Шунысы сөендерә: балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар саны кимеми. Мәктәпләр әйбәт потенциалга ия, кадрлар белән ярыйсы гына комплектланган. Балалар гомуми белем бирү фәннәрен, компьютер технологияләрен беләләр. Алган белемнәрен югары уку йорларына кергәндә раслыйлар. Район буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны кимү белән бәйләнгән гомуми хәл әлеге җирлекне дә читләтеп үтмәгән. Бу – җитди уйланыр өчен сәбәп. Авылда сыерның әһәмияте турында сөйләп торудан хаҗәт юк. Былтыр терлек азыгы белән, Людмила Шаброва сүзләренә караганда, бөтен кеше тәэмин ителгән. Печәнне үзләре дә чапканнар, сатып та алганнар. Ашлыкны нигездә күрше авыллардагы фермерлардан сатып алганнар. Биредә хуҗалык итүче субъект “ВЗП Северное Алексеевское” (монда 35 кеше эшли) пай җирләре өчен ашлык белән дивидендлар биргән. Ә менә пайчылар печән алмаганнар. Быел авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алуда проблемалар булмаган. Терлекләрне итләтә дә, тереләй авырлыкта да уңышлы сатканнар. Барлык товарларга бәяләр бик нык күтәрелү аркасында ит югарырак бәягә сатып алынган. Җирлек кешеләре тапшырылган сөт өчен 3 миллион сумнан артык акча алганнар. Ләкин сөтнең сатып алу бәясе түбән – 15,5 сум булып кала. Ә Казан ярминкәләрендә сөтне литрын 25 сумнан күз ачып йомганчы алып бетерәләр. 2-3 сыер асраучы гаиләләр белән беррәттән, 6-7 сөтбикә асрарга җөрьәт итүчеләр дә бар. Мелехиннар гаиләсе баш санын үзләренең таналары исәбенә арттырырга һәм гаилә фермасы булдырырга ниятли. Макаровлар һәм Максимовлар гаиләләрендә дә җидешәр сыер. Мондый крестьян тәҗрибәсе бик авыр һәм бөтен кешенең дә хәленнән килмәячәк, ләкин шулай да бу – авылда матди иминлекне хәл итү юлларының берсе. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә алынган кредитларга кешеләр терлекчелек биналары төзегәннәр һәм ремонтлаганнар, терлек сатып алалар. Ике авылга шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 20 трактор, 6 йөк һәм 126 җиңел автомобиль бар, бу күп кенә авыл кешеләренең хезмәт сөючәнлеге һәм булдыклылыгы турында сөйли. Хисап җыелышы тәмамланганда район башлыгы Владимир Козонков җирлек депутатлары әйткән сүзләргә йомгак ясады. Владимир Константиновичның доклады газетаның якындагы саннарында бастырылачак. Башлык сагаеп һәм өметләр белән сөйләгәннәрне укучылар район һәм “Заря” (“Таң”) газетасы сайтында урнаштырылачак докладтан беләчәкләр. |