Кырларда – ап-ак карлар, провинцияләрдә– баллар

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район үзәгендә Воскресенск чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте кылганнан соң мәхәллә кешеләре Ахтыр коесына тәре йөреше ясадылар. Анда протоиерий Павел (Чурашов) дога укыды һәм Иордань суын изгеләндерде. Мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп, ул, бу бәйрәмдә һәр кеше Аллаһы Тәгаләне үзенчә тоя, дип билгеләп үтте:

      Бу көнне Гайсә пәйгамбәребез Иордан  елгасы суына кергән, ләкин бу гадәти булмаган вакыйга булган – шул мизгелдә дөньяга нәкъ Аллаһы Тәгалә үзе пәйда булган һәм бу бәйрәм Аллаһы Тәгаләнең килүе дип исемләнгән. 30 яшь тулганнан соң ул безгә барыбызны да гөнаһлардан һәм каргышлардан саклау өчен Аллаһның улы буларак ачылган. Бу бәйрәмдә без Аллаһның безнең белән бергә ничек яшәвен бигрәк тә нык сизәбез: ул безне изге су аша изгеләндерә. Аллага шөкер, баш өстебездәге күк йөзе тыныч, кияргә киемебез, ашарга ризыгыбыз бар. Шуның өчен без гөнаһларыбыздан арынырга Ходайга безгә вакыт биргәне өчен рәхмәтебез чиксез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!


Гадәт буенча иң сабырсызлар су чыганагына төнлә килделәр. Менә шулай төн җитүгә  Ахтыр күлендәге Иордань суына 30дан артык кеше төшеп чумды. Иртәгесе көнне көтеп җиткерә алмаган Виталий Воробьев моны күңел күтәренкелеге өчен эшләвен әйтә:

– Бала чакта мин  ир һәм кыз туганнарым белән бәкедә еш коена идем. Бүген бирегә ир туганы Алексей (рәсемдә) белән килдем. Коенганнан соң көчем артып киткәнне тойдым. Бик рәхәтләнеп коендым. Өстәвенә көне дә җылы иде һәм судан чыккач та рәхәт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International