ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Йөзүчеләребез 2015 ел республика укучыларының Х спартакиадасына әзерләнү кысаларында булып узган Чирмешән районы Лашман авыл җирлеге Советы кубогына йөзү буенча районара ярышлардан шундый лаеклы нәтиҗәләр белән кайттылар.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан полициянең җирле бүлеге командасы кышкы ике төр ярышы буенча республика Эчке эшләр министрлыгы Чемпионатында катнашты. 
Үткәрелә торган янгын-профлактика чаралары комплексына да карамастан, Алексеевск муниципаль районында янгыннар һәм аларда һәлак булучы кешеләр саны арта бару күзәтелә.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
 23 февральдә көндезге 3 туларга 27 минутта  Алексеевск  районында, “Казан-Оренбург” автоюлының 94нче километрында юл-транспорт фаҗигасе булды. Дүрт автомобиль бәрелеште. Фаҗиганең сәбәпләренә һәм зарар күрүчеләр санына төгәллек кертелә. Аның нәтиҗәләрен бетерүгә 15 кеше, 6 берәмлек техника, шул исәптән  Россия МЧСыннан 9 кеше, 3 берәмлек техника җәлеп ителде.
Шимбә көнне, 21 февральдә, Алексеевск п.г.т.ның чаңгы базасы территориясендә Алексеевск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында VII Спартакиада кысаларында М.С.Шляпников Кубогына чаңгы эстафетасы буенча ярышлар булып узды.
Якшәмбе көнне, район мәдәният йортына ел саен үткәрелә торган IХ фестивальдә катнашу өчен талантлы һәм уңышлы яшьләр җыелды.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнада район үзәгенең беренче мәктәбендә “Ел сыйныф җитәкчесе-2015 ” конкурсының район этабы булып узды. Анда җиде педагог үзенең белемен һәм укучылар белән эшләвен күрсәтте.
Кыркүлдә беренче тапкыр Правослау яшьләре бәйрәме булып узды, ул рус правослау чиркәве гореф-гадәтләренә һәм спортка кызыксыну уятырга чакыра.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 31 мартында сәгать 11дә  хакимият бинасында Алексеевск муниципаль районы территориясе буйлап узучы Татарстан Республикасында "Казан - Оренбург" федераль юлының яңа маршрутын үстерүдә  Алексеевск муниципаль районының “Алексеевск-Әлмәт” түләүле автомагистрале” проекты буенча халык алдында тыңлаулар булачак.

13
февраль, 2015 ел
җомга

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгаруга 26 ел тулачак. Солдатлар һәм офицерлар, үз дәүләтләренең көньяк чикләрен  саклап, тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн чит илдә сугыштылар. Ләкин шул ук вакытта аларга әлеге сугышның сәбәпләре,  егетләребезнең кыюлыгы һәм батырлыгы, аларның иң яхшы кешелек сыйфатларын кайда күрсәтүләре турында бернәрсә дә диярлек мәгълүм булмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International