Ярышларның өч көне йомгаклары буенча шәхси беренчелектә Владимир Дубровин «бронза» алды, ә команда (Ефим Буланов, Диләрә Баһавиева, Руслан Хәйбуллин, Владимир Дубровин һәм Алексей Меньщиков) өченче категорияле 19 коллектив арасында икенче мактаулы урынга лаек булды.