Чара Изге Троица чиркәве мәйданында иерей Симеон җитәкчелегендә һәм авыл мәдәният йорты, китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашында узды. Сөенечле вакыйга уңаеннан Кыркүлгә килгән Павел Чурашов Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл атакай хатын укыды, аннан яшьләрне тантана уңаеннан котлады.
– Бәйрәм чарасы программасы бик күңелле һәм бай булды, – ди Кыркүл авыл җирлеге секретаре Татьяна Макарова. – Урамда күңелле музыка, уен-көлке белән чын мәгънәсендә Май чабу халык күңел ачулары башланды, анда яшьләр, яшүсмерләр, Балык Бистәсеннән килгән кунаклар гына түгел,бала-чага да бик теләп катнашты. Көндәшләр ике командага бүленеп, канат тартуда ярыштылар, “Команданы йөрт”, “Капчык киеп йөгерү”, “Эздән-эзгә”, “Киез итек ыргыту” уеннарында катнаштылар, алар анда җиңү өчен бар көчләренә тырыштылар. Ә малайлар, 16 һәм 25 килограммлы герләр күтәреп, көчләрен дә сынадылар, бу да бик әйбәт шөгыль булды. Спорт ярышларының барлык җиңүчеләренә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм татлы тәм-томнар таратылды.