Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр чорында 15 меңнән артык солдатның гомере киселде, 54 меңгә якыны яраланды, контузияләнде, имгәнде. 200 мең солдат һәм офицер күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, аларның 10995е – үлгәннән соң. 72 кеше Советлар Союзы Герое булды.
Әфган сугышы – улларын югалткан меңнәрчә гаиләнең кайгысы, тәннәре һәм күңелләре гарипләнгән йөз меңнәрчә яшь егет ул. Туган йортына бөтенесенә дә әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Алар арасында якташларыбыз Игнатичев Николай Борисович, Савинов Михаил Николаевич, Шәйдуллин Фәрит Галимҗан улы, Хныченков Николай Павлович та бар. Ел саен без һәлак булган якташларыбызның исемнәрен бердәнбер максат – аларның батырлыгы сугышны күрмәгән һәм белмәгән яшь буын хәтеренә сеңеп калсын, алар чит җирдә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташлары батырлыгының әһәмиятен бәяләсен иде, дигән максат белән атыйбыз.
Сугыш көннәрен һәм иптәшләренең һәлак булуын Төньяк Кавказда сугышкан, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан кешеләр дә онытмыйлар. Бу сугыш исән калганнар хатирәләрендә әле бик озак яңгырап торачак. Чечен сугышында без Викторов Дмитрий Павловичны югалттык.
Ул вакыттан бирле күп сулар акты. Яралар акрынлап кына төзәлә бара, ләкин элеккеге солдатлар үз музейларына – Сугышчан дан музеена килгәндә хатирәләр тагын яңара. Рәсемнәр, экспонатлар аларны дошманнар һәм боевиклар белән атышуларга, тау серпантиннарына алып кайта.
Ул сугышларның вакыйгаларын еллар да, ара ераклыгы да юкка чыгара алмый. Өйләренә кайта, әниләре көтеп җиткерә алмаган егетләр, тыныч тормышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкәннәр турындагы истәлек мәңге сакланачак. Бүген без аларның туганнары һәм якыннары алдында баш иябез.
Безнең районда сугышчы “әфганлы”лар, “чечен”нәр һәм локаль бәрелешләрдә башка катнашучыларны лаеклы төстә хөрмәт итәләр, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары – аталары һәм бабаларының данлы, сугышчан казанышларының лаеклы варислары булып торалар.
Кадерле ветераннар, сезне совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгы белән котлыйбыз. Сугыш хәрәкәтләре вакытында сез югары сугышчан рух, кыюлык, ныклык, героизм, намуслылык, батырлык һәм бер-береңә ярдәм итү үрнәге күрсәттегез. Сез яу кырларында башларын салган сугышчылар турындагы мәңгелек хатирәне күз карасыдай саклыйсыз. Нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк астында бәхетле озын гомер итүегезне телибез.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков;
район хәрби комиссары Дмитрий Дерунов;
Әфганстан инвалидлары Советы рәисе Николай Гордеев