Җиңүчене билгеләү өчен конкурста 3 этап булды. Беренчесендә укытучылар зур булмаган тәкъдир итүнең үзен үткәрделәр, үзләренең балалар тәрбияләүнең педагогик юллары турында сөйләделәр. Икенче этапта сыйныф җитәкчеләре таныш булмаган сыйныфта сыйныф сәгате үткәрергә һәм үзләренең талантларын күрсәтергә тиеш иделәр. Ә конкурсны проектларны тәкъдир итү тәмамлады, аны укытучылар үз сыйныфлары белән тормышка ашырды. Менә Ялкын мәктәбеннән Резидә Билалова берничә ел буена укучыларда толерантлык тәрбияләү проектын милли мәдәниятне өйрәнү аша тормышка ашыра. Ә Ромодан мәктәбендә Ирина Родионова “Минем сайлаган юлым” проекты кысаларында укучыларына һөнәр сайлауга булыша. Урманасты Шунталысы мәктәбеннән Назирә Миндубаева үз укучыларының әлеге авыл пионер оешмасы тарихын өйрәнүләре турында сөйләде.
Шуны да билгеләп үтәсем килә, проектларның күбесе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Мәсәлән, узган елгы конкурста җиңгән Биләр мәктәбенең рус теле укытучысы Сергей Климов “Үлемсез полк” турында сөйләде, аның кысаларында укучылар Җиңү көнен бәйрәм итүгә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретлары белән чыгачаклар. Родники мәктәбеннән Светлана Москвичева “Онытмасыннар иде...” проекты белән уртаклашты, анда аның 5 укучысы да ел буена фронтта сугышкан туганнары турында хикәяләр әзерлиләр. Г. С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск мәктәбе укытучысы Гүзәл Кутуева үз укучыларының ветеран Михаил Мироновка шефлык итүләре турында сөйләде. Проект кысаларында балалар фронтовикның тормышына һәм сугышчан юлына багышланган Интернет-сайт булдырдылар, әле тагын 3 D принтерында бер сугыш батыры турында макет әзерләргә планлаштырып торалар. Икенче мәктәптән аның хезмәттәше Ольга Зәйнуллина да үзенең эшчәнлеген Интернетка юнәлдергән, ул укучылар белән бергә бистә тарихына багышланган сайт булдырган, анда балаларның сугышта катнашкан әби-бабаларына шактый урын бирелгән.
Өч этап йомгаклары буенча нәкъ менә Ольга Зәйнуллина район конкурсында җиңүче булды да инде. Нәтиҗәләрне игълан иткәч, ул, минем өчен таныш түгел коллектив белән сыйныф сәгате үткәрү иң авыры булды, диде. Ә проект булдыруга Ольга Анатольевнаны укучыларның авыл тарихын һәм Алексеевск геройларын белеп бетермәве этәргән.